Истә, һаман да истә...
Муса Җәлил — фаҗигале язмышлы, үзеннән тормаган иҗтимагый явызлык өчен газиз гомере белән түләгән, әмма нинди генә кыен шартларда яшәмәсен, сыкранмаган, өмет нурын сүндермәгән, изге теләкләрен, рухи-фәлсәфи эзләнүләрен нечкә тоемлы нәфис шигъри әсәрләрендә халкына, киләчәк буыннарга васыять итеп калдырган киләчәк һәм үткән гасырларның бөек шагыйре.   Т.Галимуллин.                                                                                                    Русча сайтка
Истә, һаман да истә...
Муса Җәлил – татар әдәбиятының гына түгел, бөтен ил әдәбиятының горурлыгы hәм даны. Аның гражданлык тойгысы, поэтик ялкыны, илгә тугрылыклыгы миллионлаган укучылар өчен үрнәк булып тора. Р. Мостафин.
Русча сайтка
Истә, һаман да истә...
Муса Җәлил – татар халкының соклангыч улы, аның җырчысы һәм герое – бөтен халыкның сөекле шагыйренә, аның данына һәм горурлыгына әверелде. Марк Лисянский.
Русча сайтка

А вы знаете, что в Москве живут люди с БОЛЬШИМ СЕРДЦЕМ? Мы - знаем. Это благотворительный Фонд «Созидание» и команда сотрудников этого фонда.

Благотворители – это неравнодушные к чужой беде люди. Милосердие не афиширует себя, не кричит о себе и поэтому благотворительность в нашей стране еще не стала таким широким общественным явлением, каким могло бы быть, имея люди больше информации об этом. Задача Фонда «Созидание» - объединить неравнодушных к чужой боли, помочь встретиться человеку, готовому прийти на помощь и нуждающемуся в этой помощи.

Сегодня для сотен малообеспеченных и многодетных семей их участие – единственная возможность поддерживать достойный уровень жизни, лечить и учить детей, и просто не чувствовать себя одинокими. И нам особенно приятно осознавать, что круг друзей Фонда год от года растет.

Благодаря по ... Алга таба укырга

Караулар: 2394 | Өстәде: остаз | Датасы: 11.04.2018

Хөрмәтле Кәүсәрия Гаязовна!

Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган сайтны булдырганыгыз өчен рәхмәт; без аңа быел сентябрь башында тап булып, кызыксынып карап алдык. Сезгә подпольщик Абдулла Баттал һәм аның бертуган абыйсы, язучы Салих Баттал турында тагын бер, үзебез оештырган battallar.ru исемле сайтыбызны тәкъдим итәргә рөхсәт итегез. Әлбәттә, ... Алга таба укырга

Караулар: 2753 | Өстәде: остаз | Датасы: 11.09.2016 | Фикерләр (0)

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге,  Татарстан Язучылар берлеге 12-17 сентябрь көннәрендә «Волга» яшьләр үзәге (Боровое Матюшино бистәсе) базасында III Төрки яшьләр фестивален оештыра.

Фестивальнең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче төрки яшьләрне милли-мәдәни яктан консолидацияләү, эшлекле элемтәләрне ныгыту, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат һәм тәҗрибә белән алмашу. Быелгы фестивальдә Россия Федерациясе һәм чит илләрдә эшли торган 50-60 делегат катнашу көтелә.

Төрки яшьләр фестивале программасында – яшьләр проектларын һәм программаларын тәкъдим итү, очрашулар, күптөрле мәдәни чаралар һәм экскурсияләр каралган.

Быелгы Фестиваль кысаларында Габдулла Тукайн ... Алга таба укырга

Караулар: 2475 | Өстәде: остаз | Датасы: 09.09.2016 | Фикерләр (0)

Татарстан китап нәшрияты быел татар һәм рус телләрендә нәшер иткән Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» "Кече Ватан" XII бөтенроссия төбәк һәм туган якны өйрәнү әдәбияты конкурсының "Россия төбәкләре әдәбияты" номинациясендә бүләкләнде. Бу хакта нәшриятның Facebook битендә хәбәр ителә.

Китапның Россиянең 58 төбәге нәшриятыннан тәкъдим ителгән 500 дән артык басма катнашкан конкурста җиңүен билгеләп үтик. Хәзер 29 нчы Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә кысаларында бүләкләү тантанасы уза.

Китап герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан чыгарылды. Аның тиражы - 4 мең нөсхә.

Чыганак: 

http://tatar-inform.tatar

Раил Гатауллин

http://belem.ru/node/6774

Өстәмәләр: Картинка 1
Караулар: 2606 | Өстәде: остаз | Датасы: 08.09.2016 | Фикерләр (0)

Җәлил һәм җәлилчеләр! 1944 елның 25 августы кешелек тарихына җан өшеткеч бер көн булып кереп калды. Моннан 72 ел элек, Германиянең Плецензее төрмәсендә татарның 11 асыл ир-егете җәзалап үтерелә. Шул көннән алар, үзләренең үлемнәре белән, үлемсезлек яуладылар.

Еллар уза. Илебез тарихында төрле вакыйгалар, төрле чорлар үз эзен калдыра. Нәрсәләрдер тарих битеннән җуела, кайсыберләрен кемнәрдер үзгәртеп язарга тырышалар. Ләкин, Җәлил һәм җәлилчеләр батырлыгы бервакытта да үзгәртүгә, пычратуга дучар булмас.

25 август көнне Әлмәт шәһәрендә инде традициягә әйләнгән матәм чарасы узды. Чараны шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Н.М.Хәйдәрова ачып җибәрде. Ул Җәлил һәм аның көрәштәшләре күрсәткән батырлыкның килер буыннарга да үрнәк һәм йөз аклыгы булып торуын ассызыклады. Батырлык һәм үлемсезлек көненә әйләнгән чараны Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе Р.Шаһиев алып барды. Чарада китапханә хезм ... Алга таба укырга

Караулар: 2220 | Өстәде: остаз | Датасы: 06.09.2016 | Фикерләр (0)

1944 елның 25 августында фашистлар Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен гильотинада җәзалап үтерәләр. Кешелекнең ирекле киләчәге өчен гомерләрен биргән татар каһарманнарын халык та, ил дә онытмый. Һәр елны шушы фаҗигале көндә, мәйданнарга чыгып, Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алабыз.

Быел да 25 август көнне Чаллы шәһәренең Муса Җәлил проспектында урнашкан Җәлил һәйкәле янына ал канәферләр, бакча гөлләре тоткан балалар, укытучылар, ветераннар, язучы-шагыйрьләр, шәһәр җитәкчелеге вәкилләре, җәмәгатьчелек җыелды.

Искә алу чарасын Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре Роза Хәмидуллина шагыйрьнең үлемсез шигырьләре белән башлап җибәрде. Беренчеләрдән булып сүз алган Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь Факил Сафин җәлилчеләрнең батырлыгы турында сөйләде һәм республикабызда яшәүче балаларның “Көмеш кыңгырау” газетасында дөнья күргән патриот ... Алга таба укырга

Караулар: 2378 | Өстәде: остаз | Датасы: 29.08.2016 | Фикерләр (0)

25 августта Казанның 1 Май мәйданында М.Җәлил һәйкәле янында М.Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу митингы булды.  

Аны Татарстан мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова ачып җибәрде һәм митингка килүчеләрне сәламләде. “Ел саен шушында — Муса янына җыелып, бу чараның татар әдәбияты, милли үзаң өчен нинди әһәмиятле булуын, намуслы тормыш алып барырга кирәклеген аңлыйбыз. Үзе янына ватанпәрвәр гражданнарны җыюы өчен Мусага  рәхмәт!”– диде ул.

Быел Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннанМ.Җәлилнең  тууына 110 ел булу уңаеннан Истәлек билгесе булдырылган иде. Э.Камалова һәм Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым бер төркем язучыларга әлеге истәлек билгеләрен тапшырды. Менә алар: Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Мөхәммәт Мирза,  Ләбиб Лерон, Рәмис Аймәт, Луиза Янсуар, Рөстәм Галиуллин.

... Алга таба укырга

Караулар: 2664 | Өстәде: остаз | Датасы: 28.08.2016 | Фикерләр (0)

Республика көнен бәйрәм итү чараларының берсе буларак, 19 августта Истанбул паркында шигырь бәйрәме булып узды.

Әлеге бакчаике бөек язучы – Габдрахман Әпсәләмов һәм  Сибгат Хәким исемнәрен йөртүче урамнар кисешкән җирдә 2014 елда ачылган иде.

Тамаша бөек Тукайның тууына 130 ел булу вакыйгасына багышланды. Анда шагыйрьләр Рифат Сәләх, Ринат Мәннан, Хәнәфи Бәдигый, Альбина Әпсәләмова Г.Тукайга, М.Җәлилгә багышланган һәм җөмһүриятебезгә багышланган шигырьләрен яңгыраттылар. Шигырь бәйрәменә кунак булып Алтай шагыйре Анчы Самунов килгән иде. Ул шигырьләрен укыды, Алтай халык җырларын башкарды һәм кубызда уйнады. Әлеге чарада Алия Вахитова, Булат Ярхәмов кебек каләм тибрәтүче үсмерләр дә катнашты. 7 нче хастаханәнең ревматология бүлеге башлыгы Равия Мухина оештырган “Ак чәчәкләр” җырчылар ансамбле (музыкаль җитәкчесе – композитор Азат Хөсәен), яшь җырчы Дари ... Алга таба укырга

Караулар: 2372 | Өстәде: остаз | Датасы: 23.08.2016 | Фикерләр (0)

2016 елның 25 августында Казандагы 1 Май мәйданында М.Җәлил һәйкәле янында М.Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алу митингы була.  

Моннан 72 ел элек 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Империя судының карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров гильотинада башлары киселеп һәлак булалар. Җәлилчеләр батырлыгы – халкыбызның йөз аклыгы ул.

Митинг 12.00 сәгатьтә башлана.

Чыганак: ... Алга таба укырга

Караулар: 881 | Өстәде: остаз | Датасы: 23.08.2016 | Фикерләр (0)

19 августта Мәскәүдә татар мәдәнияте көннәре кысаларында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.

Анда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Мәскәүдәге “Татарстан якташлыгы” җәмгыяте рәисе урынбасары Фуад Солтанов, ветераннар һәм киң җәмәгатьчелек катнашты. Әлеге чарага хәрби диңгез флотында хезмәт итүче Татарстан егетләре дә чакырылган иде.

Равил Әхмәтшин Анатолий Фоминга һәм Данил Салиховка Муса Җәлилнең тууына 110 ел булуга багышланган истәлек медале тапшырды. Әлеге медаль Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге һәм  Мәскәүдәге “Татарстан якташлыгы” заказы белән эшләп чыгарылды.

19 августта кичен Мәскәү халыкара Музыка йор ... Алга таба укырга

Өстәмәләр: Картинка 1
Караулар: 2256 | Өстәде: остаз | Датасы: 23.08.2016 | Фикерләр (0)

1 2 »