Төп бит » 2016 » Сентябрь » 11 » Бер хат эзеннән...
08:16
Бер хат эзеннән...

Хөрмәтле Кәүсәрия Гаязовна!

Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган сайтны булдырганыгыз өчен рәхмәт; без аңа быел сентябрь башында тап булып, кызыксынып карап алдык. Сезгә подпольщик Абдулла Баттал һәм аның бертуган абыйсы, язучы Салих Баттал турында тагын бер, үзебез оештырган battallar.ru исемле сайтыбызны тәкъдим итәргә рөхсәт итегез. Әлбәттә, Казандагы Бөек Ватан сугышы музее сайтында (kremnik.ru), 2013-нче елда Марий республикасы Бәрәңге районы газетасында («Наша жизнь», 18 октябрь, 2013) урнаштырылган мәгълүмат та шунда кабатлана, чөнки аларның авторлары бер. «Battallar.ru»-ның аермасы шул: беренчедән, аны беркемнең «матурайтып» үзгәрткәне юк; икенчедән, анда бөтен яңалыкларны кертә барам. Тест, бигрәк тә аргументлар буенча килеп чыккан теләсә нинди сорауларыгызны шикләнмичә бирегез.

Ихтирам белән, Фәрит Батталов – Салих, Абдулла Батталларның бертуган энеләре Фуат улы.

Миннән җавап: Рәхмәт яусын. Фәрит әфәнде! Һәр яңа сайт яңа  вакыйгалар турында сөйли. Мин сезнең белән, сезнең сайтыгыз белән танышуыма бик шат. Дуслык җепләре өзелмәс дип уйлыйм. Ихтирам белән, Кәүсәрия Гаяз кызы

Караулар: 2755 | Өстәде: остаз | Рейтингы: 3.0/2
Барлык фикерләр: 0
avatar