Фоат Сәйфелмөлеков | |
---|---|
|
|
Туу датасы | 16 июль 1916 |
Туу җире | Ташкәнт. |
Ватандашлыгы | / Русия империясе / Русия республикасы (ингл.) / Совет Русия республикасы (ингл.) / ССРБ |
Милләте | татар |
Үлем датасы | 25 август 1944 (28 яшь) |
Үлем җире | Берлин, Алмания. |
Фоат Хаҗиәхмәт улы Сәйфелмөлеков - Идел-Урал легионыннан җәлилче.
Ул 1916 елның 16 июлендә Ташкәнт шәһәрендә туа. 1938 елда Самарканд халык хуҗалыгы институтын тәмамлый. Сугышкача Таҗик ССРда сәүдә Наркомлыгында эшли. 1941 елны сугышка китә.
Фоат Сәйфелмөлеков легион пропагандисты була. Әмма үз кешеләре арасында фашистларга каршылык күрсәтүгә чакыра. 1943 елда аның группасына Едлинодагы легион штабын шартлату йөкләннә, әмма план тормышка ашмый. Фоат Сәйфелмөлеков арестлана, аны кеше чыдамаслык җәфалыйлар, тик ул бер кешене дә атамый.
1944 елның 25 августында, көндезге беренче 12 минутта, Фашистик Алманияга каршы чыгучы буларак, фашистлар аны икенче итеп җәллад балтасы астына кертәләр.
Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.
Чыганаклар[үзгәртү]
- Җәлилчеләр. Кыюлык гасырларда сакланачак.(рус.)
-
Фоат Сәйфелмөлеков турында өстәмәмәгълүматны бу сылтама аша укый аласыз. - (Рәсемгә басыгыз)