Галләнур Бохараев | |
---|---|
|
|
Тулы исеме | Галләнур Мостафа улы Бохараев |
Һөнәре | финансист |
Туу датасы | 15 июнь 1916 |
Туу җире | Уфа губернасы, Кыргыз-Миякә авылы |
Ватандашлыгы | / Русия империясе / Русия республикасы (ингл.) / Совет Русия республикасы (ингл.) / ССРБ |
Милләте | татар |
Үлем датасы | 25 август 1944 (28 яшь) |
Үлем җире | Берлин |
Галләнур Мостафа улы Бохараев, шулай ук Сәлим Бохаров исеме астында мәшһүр булган —җәлилчеләрнең берсе, «Идель-Урал» легион оешмасының әгъзасы.
Тормыш юлы[үзгәртү]
Галләнур Бохараев 1916 елда Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында дөньяга килә. Казанда финанс эшмәкәрләре курсларын тәмамлап, Миякә Дәүләт банкында бухгалтер булып эшли.
Сугыш башлангач, Галләнур Даугавпилста Кызыл Армиядә хезмәт итә башлый. Монда ул әсирлеккә эләгә. Әсирлектә Сәлим Бохаров исеме белән йөри. Муса Җәлил һәм Гайнан Курмашев оештырган яшерен оешмага керә, алманнарга каршы пропоганда алып бара.
Башка җәлилчеләр белән Галләнур Бохараев 1944 елның 25 августында алманнар тарафыннан иң соң булып үтерелгән.
Хатирә[үзгәртү]
Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.
Материал алынган сайт: http://tt.wikipedia.org/wiki/Галләнур_Бохараев
Сәлим Бохаров турында өстәмә мәгълуматны сез шушы сылтама аша кереп укый аласыз.
(рәсемгә басыгыз)