Җәлилчеләргә Казанның 1нче май мәйданында монумент



Җәлилчеләр (алман. Kurmaschew und 10 andere - Кормашев һәм бүтән 10ысы) - Икенче Бөтендөнья сугышывакытында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә һәлак булган Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше.

1944нче елның 25 нче августында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр шул чаклы адым) җырлап үткәннәр, башлары киселгәндә дә елмаеп үләләр!

Җәлилчеләр исемлеге

Исеме Үлем датасы Үлем сәгате Туган ягы
Гайнан Кормаш 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 06 минут АктүбәКазакъстан
Фоат Сәйфелмөлеков 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 09 минут ТашкентҮзбәкстан
Абдулла Алиш 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 12 минут КөекТатарстан
Фоат Булатов 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 15 минут МәләвезБашкортстан
Муса Җәлил 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 18 минут МостафаЫрымбур өлкәсе
Гариф Шабаев 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 21 минут Иске ТурайБашкортстан
Әхмәт Симаев 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 24 минут Усть-РахмановкаПенза өлкәсе
Абдулла Баттал 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 27 минут Зур ТигәнәлеТатарстан
Зиннәт Хәсәнов 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 30 минут Иске КәшерТатарстан
Әхәт Атнашев 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 33 минут ПетропавловскКазакъстан
Сәлим Бохаров 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 36 минут МиякәБашкортстан