Төп бит » 2016 » Август » 28 » Үлемнәре яңгырый җыр булып
22:01
Үлемнәре яңгырый җыр булып

25 августта Казанның 1 Май мәйданында М.Җәлил һәйкәле янында М.Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу митингы булды.  

Аны Татарстан мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова ачып җибәрде һәм митингка килүчеләрне сәламләде. “Ел саен шушында — Муса янына җыелып, бу чараның татар әдәбияты, милли үзаң өчен нинди әһәмиятле булуын, намуслы тормыш алып барырга кирәклеген аңлыйбыз. Үзе янына ватанпәрвәр гражданнарны җыюы өчен Мусага  рәхмәт!”– диде ул.

Быел Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннанМ.Җәлилнең  тууына 110 ел булу уңаеннан Истәлек билгесе булдырылган иде. Э.Камалова һәм Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым бер төркем язучыларга әлеге истәлек билгеләрен тапшырды. Менә алар: Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Мөхәммәт Мирза,  Ләбиб Лерон, Рәмис Аймәт, Луиза Янсуар, Рөстәм Галиуллин.

Чулпан Җәлилова быел әтисен җәзалап үтергән төрмәдә булып кайткан. “Анда безгә бу куркыныч вакыйга — җәза башкарылган Плетцензее төрмәсендә булырга туры килде, –  диде ул. – Без шул таш сарайда басып торган килеш аларның ничек үлемгә баруын күз алдына китердек. Алар исә татар җырын җырлап барган. Без аларны  мәңге хәтерләргә тиеш” .

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үзенең чыгышында: “Халкыбызның каһарман улы Ватанга хезмәт итүнең асыл үрнәген күрсәткән, – диде. – Тоткынлыкта да ул дусларын дошманга каршы аяусыз көрәшкә күтәргән. Палач балтасы астына керәсен белгәч тә, рухын сындырмыйча, шигырьләр язып, киләчәк буыннарны тәрбия кылырдай сүзләр язып калдырган:

Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,
Шулай үлсәң иде дөньяда!..”

Моннан 72 ел элек 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Империя судының карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров гильотинада башлары киселеп һәлак булалар.

М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре  Абдулла Алиш, Абдулла Баттал, Әхмәт Симай, Гайнан Кормаш шигырьләрен артистлар Илфак Хафизов, Булат Гатауллин, Фәнис Кәлимуллин укыды. “Нур” балалар театры укучылары –Эльдар Гыйниятов һәм Мәликә Мотыйгуллина башкаруында Җәлил шигырьләре тамашачыны битараф калдырмады.

Зиннур Мансуров үзенең чыгышында: “Моабит дәфтәрләре” авторы тоткынлык кичергән Моабит һәм Плетцензее төрмәләрендә булырга туры килде. Биредә бөтен дөнья илләреннән җыелган сәфәрчеләр белән очраштык, шул исәптән немецлар белән дә. Алар җәлилчеләрнең башлары тәгәрәп киткән гильотинага тетрәнеп, әсәрләнеп карап торды. Мин дә шундый ук авыр хисләр кичердем, әмма баш имәс милләттәшләрем –  җәлилчеләр белән горурлану хисе миндә көчлерәк иде”, – дип сөйләде һәм шул турыда язган шигырен яңгыратты.

Күптән түгел Чувашстанның халык шагыйре Валерий Тургай “Моабит дәфтәрләре”н чуваш теленә тәрҗемә итеп бастырып чыгарды. Әлеге митингка килеп, ул шул шигырьләрен укыды.

Шагыйрә Алёна Кәримова,  Муса Җәлилнең “Ирек” дигән шигырен рус теленә тәрҗемә итеп, митингта яңгыратты.

Алтай шагыйре Аңчы Самунов та Муса Җәлилне туган җирендә белүләрен әйтте һәм каһарман шагыйрьгә багышланган шигырен тәкъдир итте.

Митингның сценарий авторы – шагыйрь Рәмис Аймәт. Әлеге чарада ул үзе катнашып, каһарман шагыйрьләр тудырган милләтебезнең бөеклеге һәм бүгенге вәзгыять хакындагы  шигырен  укыды.

Җырчылар Владимир Васильев, Резеда Галимова башкаруындагы  Җәлил һәм А.Алиш сүзләренә язылган җырларны тамашачы аеруча дулкынланып кабул итте.

Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу мәрасиме М.Җәлил һәйкәленә һәм җәлилчеләр хөрмәтенә куелган стеллага чәчәкләр кую тантанасы белән тәмамланды.

Мәрасимне Фәнис Җиһанша һәм Ләйсән Каюмова алып барды.

Өстәмәләр: Рәсем 1 · Рәсем 2 · Рәсем 3 · Рәсем 4
Караулар: 2667 | Өстәде: остаз | Рейтингы: 3.0/2
Барлык фикерләр: 0
avatar