Төп бит » 2016 » Август » 23 » Җәлилчеләрне искә алыйк!
22:11
Җәлилчеләрне искә алыйк!

2016 елның 25 августында Казандагы 1 Май мәйданында М.Җәлил һәйкәле янында М.Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алу митингы була.  

Моннан 72 ел элек 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Империя судының карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров гильотинада башлары киселеп һәлак булалар. Җәлилчеләр батырлыгы – халкыбызның йөз аклыгы ул.

Митинг 12.00 сәгатьтә башлана.

Чыганак: ТЯБ сайты

Караулар: 884 | Өстәде: остаз | Рейтингы: 3.0/2
Барлык фикерләр: 0
avatar