Төп бит » 2016 » Август » 23 » Чәчәк ат, Татарстаным!
22:16
Чәчәк ат, Татарстаным!

Республика көнен бәйрәм итү чараларының берсе буларак, 19 августта Истанбул паркында шигырь бәйрәме булып узды.

Әлеге бакчаике бөек язучы – Габдрахман Әпсәләмов һәм  Сибгат Хәким исемнәрен йөртүче урамнар кисешкән җирдә 2014 елда ачылган иде.

Тамаша бөек Тукайның тууына 130 ел булу вакыйгасына багышланды. Анда шагыйрьләр Рифат Сәләх, Ринат Мәннан, Хәнәфи Бәдигый, Альбина Әпсәләмова Г.Тукайга, М.Җәлилгә багышланган һәм җөмһүриятебезгә багышланган шигырьләрен яңгыраттылар. Шигырь бәйрәменә кунак булып Алтай шагыйре Анчы Самунов килгән иде. Ул шигырьләрен укыды, Алтай халык җырларын башкарды һәм кубызда уйнады. Әлеге чарада Алия Вахитова, Булат Ярхәмов кебек каләм тибрәтүче үсмерләр дә катнашты. 7 нче хастаханәнең ревматология бүлеге башлыгы Равия Мухина оештырган “Ак чәчәкләр” җырчылар ансамбле (музыкаль җитәкчесе – композитор Азат Хөсәен), яшь җырчы Дарина Гыйззәтуллина, Татарстанның халык артисты Ф.Фәтхи чыгышлары  тамашаны бизәде.

Бәйрәмдә шулай ук китап алмашу, күргәзмәләр дә оештырылган иде.

Караулар: 2375 | Өстәде: остаз | Рейтингы: 3.0/2
Барлык фикерләр: 0
avatar