Абдулла Алиш | |
---|---|
|
|
Тулы исеме | Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев |
Һөнәре | язучы |
Туу датасы | 15 сентябрь 1908 |
Туу җире | Көек, Куйбышев районы (хәзерге Спас),Татарстан |
Ватандашлыгы | / Русия империясе / Русия республикасы (ингл.) / Совет Русия республикасы (ингл.) / ССРБ |
Үлем датасы | 25 август 1944 (35 яшь) |
Үлем җире | Плетцензее, Берлин, Алмания |
Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев (1908—1944) — татар язучысы, балалар өчен әкиятләр иҗат итә,Муса Җәлилнең көрәштәш дусты.
Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]
Абдулла Алиш 1908 елның сентябрендә Куйбышев районы (хәзерге Спас) Көек авылында туган. Аның туган ягы матур табигать кочагы, үзенең иркен болыннары, көзгедәй ялтырап яткан күлләре, шаулы урманнары белән әдипнең зәвыгы һәм нечкә хисләре формалашуда эзсез калмаган, билгеле. Китап дөньясына ул бик кечкенәдән тартыла. Гаилә дә шуңа этәргән булса кирәк: әтисе Габделбари агай улына беренче хәреф танырга өйрәтсә, укымышлы, сәләтле ана Газизә апа, үзе бәетләр, шигерләр язып, нәни Абдулланы иҗатка рухландыра. Абдулла Ямбакты мәдрәсәсендә генә укып калмый, 1923—1927 елларда Спас шәһәрендәге рус мәктәбендә белем ала, аның беренче шигерләре шунда языла.
1927 елдан Казанга килеп, җир төзелеше техникумын тәмамласа да, Абдулла әдәбиятка, язу эшенә тартыла, балалар журналында («Ялкын») аның әкиятләре, очерклары дөньяга чыга. чыннан да, А. Алиш әкият остасы булып танылып китә (егерме бишләп әкиятнең авторы ул): «Сертотмас үрдәк», «Нечкәбил», «Куян кызы», «Койрыклар», «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык» һәм тагын башка күп кенә әкиятләр иҗат итә. Бу әкиятләр бала күңелен нечкә сиземләп, аларны сөендерерлек һәм урыны белән көендерерлек итеп язылулары белән күркәм. Язучының балалар тормышын матур чагылдырган җыйнак хикәяләре дә («Бозлар акканда», «Тургайлар очканда», «Отряд умартасы», «Кадерле бүләк», «Беренче дәрес» һ. б.) төрледән-төрле вакыйгалары белән яратып укыла, укучы күңелен кузгатып җибәрә. 1941 елда, фашистик Алмания белән сугыш башлангач, А. Алиш фронтка китә. Каты сугышларда чолганышта калып, әсир төшә. Седльтсе лагеренда күмәк качу оештыру турында уйлый башлый. Концлагерьларның берсендә Муса Җәлил белән очрашкач, аның планнары үзгәрә. Ул Җәлил җитәкләгән яшерен оешмага керә һәм фашистларга каршы көрәш башлап җибәрә. Әмма бу дәһшәтле көрәш — зур батырлык, гомереңне сораучы соңгы көрәш. «Ничек килер үлем» шигыре солдат йөрәгенең паклеген, килер фаҗиганең ачыклыгын бер дә шөбһәсез күз алдына китерә:
Күпме кәгәз языла безнең хакта, Бәлки, кабат аны укырлар, Иптәше өчен кеше корбан була, Шундый инде безнең гасырлар. Кереш белән тудык, көрәш белән Керәбез дә, ахры, кабергә. Язган икән соңгы сулышыбызны Илебез бәхете чен бирергә.
«Без Берлин төрмәсендә ярты ел утырдык,— дип яза ул үзенең бер хатында.— Килдем, көрәштем, киттем. Күрәсең, безнең язмышлар шулайдыр инде. Без соңгы сулышыбызга кадәр үз халкыбызга турылыклы булып калабыз...». |
Мәгьлүм ки, А. Алиш туган илгә әйләнеп кайта алмады. 1944 елның августында аны фашистлар, Җәлил белән бергә, җәзалап үтерәләр. Тоткыннар янына кереп йөргән Юрытко атакай алар-ның, үлемгә хөкем ителгәч тә, үзләрен тыныч тотуын сокланып искә ала. Соңгы сулышларында да Корьәнгә кулларын куеп, моңлы татар җыры җырлап саубуллашулары бу каһарманнарның туган илләрен өзелеп сөюен, аңа тугрылыклы булуларын раслый бит.
Совет хәрби әсирләренең яшерен оешмасы эшендә катнашканы өчен Плетцензее төрмәсендә немец фашистлары тарафыннан җәзалап үтерелә (Җәлилчеләр). 1996елда Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияте өлкәсендә Алиш исемендәге бүлеге булдырыла.
Иҗаты[үзгәртү]
Балалар өчен «Дулкыннар» (1934), «Ант» (1935), «Минем абый» (1940) исеамле хикәяләр, «Ана әкиятләре» (1941), «Әкиятләр» («Сказки», 1959) исемле җыентыклар. Пьесалар. «Сайланма әсәрләр» (1969).
Балалар күңеленә тиз ачкыч тапкан Абдулла Алиш, аларны очраткан саен серле әкиятләр сөйләп, тәесирләнүчән яш күңелләрне матурлык дөньясына алып керә, белемгә, китап укырга дәртләндерә. Юкка гына түгел, атаклы рәссамнар Лотфулла Фәттахов, Харис Якупов, язучы Җәвад Тәрҗемановлар, үзләренең сөекле укытучылары итеп, Алишны сагынып искә алалар иде.
Хатирә[үзгәртү]
Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.