Төп бит » 2016 » Сентябрь » 9 » III Төрки яшьләр фестивале
21:40
III Төрки яшьләр фестивале

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге,  Татарстан Язучылар берлеге 12-17 сентябрь көннәрендә «Волга» яшьләр үзәге (Боровое Матюшино бистәсе) базасында III Төрки яшьләр фестивален оештыра.

Фестивальнең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче төрки яшьләрне милли-мәдәни яктан консолидацияләү, эшлекле элемтәләрне ныгыту, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат һәм тәҗрибә белән алмашу. Быелгы фестивальдә Россия Федерациясе һәм чит илләрдә эшли торган 50-60 делегат катнашу көтелә.

Төрки яшьләр фестивале программасында – яшьләр проектларын һәм программаларын тәкъдим итү, очрашулар, күптөрле мәдәни чаралар һәм экскурсияләр каралган.

Быелгы Фестиваль кысаларында Габдулла Тукайның тууына 130, Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап яшь төрки шагыйрьләр дә Казанга җыела. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә очрашулар, презентацияләр һәм яшь шагыйрьләр фестивале булу көтелә. Программа 13 сентябрь көнне 15.00 сәгатьтә башлана.

Төрки дөньяның яшь язучыларын күрергә теләүчеләрне әлеге чарада көтеп калабыз!

Чыганак: Татарстан Язучылар Берлеге Сайты

 

Караулар: 2476 | Өстәде: остаз | Рейтингы: 3.0/2
Барлык фикерләр: 0
avatar