Төп бит » 2016 » Август » 23 » Мәскәүдә татар мәдәнияте көннәре
22:07
Мәскәүдә татар мәдәнияте көннәре

19 августта Мәскәүдә татар мәдәнияте көннәре кысаларында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.

Анда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Мәскәүдәге “Татарстан якташлыгы” җәмгыяте рәисе урынбасары Фуад Солтанов, ветераннар һәм киң җәмәгатьчелек катнашты. Әлеге чарага хәрби диңгез флотында хезмәт итүче Татарстан егетләре дә чакырылган иде.

Равил Әхмәтшин Анатолий Фоминга һәм Данил Салиховка Муса Җәлилнең тууына 110 ел булуга багышланган истәлек медале тапшырды. Әлеге медаль Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге һәм  Мәскәүдәге “Татарстан якташлыгы” заказы белән эшләп чыгарылды.

19 августта кичен Мәскәү халыкара Музыка йортында Татарстанның сәнгать осталары гала-концерты булды. Шунда ук «Ашкынамын мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» дип исемләнгән һәм милли һөнәрчелек күргәзмәләре дә оештырылган иде. Әлеге чараларды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәүнең вице-мэры Марат Хөснуллин катнашты.

Чыганак: ТЯБ сайты

Өстәмәләр: Рәсем 1
Караулар: 2259 | Өстәде: остаз | Рейтингы: 3.0/2
Барлык фикерләр: 0
avatar