Төп бит » 2016 » Август » 29 » Исемнәре үлемсез, батырлыклары мәңгелек
21:46
Исемнәре үлемсез, батырлыклары мәңгелек

1944 елның 25 августында фашистлар Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен гильотинада җәзалап үтерәләр. Кешелекнең ирекле киләчәге өчен гомерләрен биргән татар каһарманнарын халык та, ил дә онытмый. Һәр елны шушы фаҗигале көндә, мәйданнарга чыгып, Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алабыз.

Быел да 25 август көнне Чаллы шәһәренең Муса Җәлил проспектында урнашкан Җәлил һәйкәле янына ал канәферләр, бакча гөлләре тоткан балалар, укытучылар, ветераннар, язучы-шагыйрьләр, шәһәр җитәкчелеге вәкилләре, җәмәгатьчелек җыелды.

Искә алу чарасын Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре Роза Хәмидуллина шагыйрьнең үлемсез шигырьләре белән башлап җибәрде. Беренчеләрдән булып сүз алган Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь Факил Сафин җәлилчеләрнең батырлыгы турында сөйләде һәм республикабызда яшәүче балаларның “Көмеш кыңгырау” газетасында дөнья күргән патриотик шигырьләрен укыды. Аннан соң бер-бер артлы чыгыш ясаган күренекле әдипләребез Айдар Хәлим, Рәшит Бәшәр, шагыйрьләр Рәзинә Мөхияр,  Айрат Суфияновның дә һәрбер сүзе йөрәккә барып җитәрлек булды. Ветеран композитор Рубис Зарипов исә шагыйрь сүзләренә язылган җырны башкарды:

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып...

Әйе, үлем сәгатьләре җиткәндә дә татар телебездә халкыбызның моңлы җырын сузарлык көч тапкан җәлилчеләрнең батырлыгы мәңгелек, исемнәре үлемсез. 

Чыганак: ТЯБ сайты

Караулар: 2382 | Өстәде: остаз | Рейтингы: 3.0/2
Барлык фикерләр: 0
avatar