Әдәбият өлкәсендә Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары

 

1968. Юзеев Илдар Гафур улы – шагыйрь, «Ми­ләүшә» дигән шигырьләр һәм балладалар китабы өчен.

1970. Фәйзуллин Равил Габдрахман улы – шагыйрь, «Мәрмәр» исемле шигырьләр китабы өчен.

1972. Харисов Ренат Мәгъсүм улы (Ренат Харис) – шагыйрь, «Кеше» ораториясенең тексты өчен.

1974. Миңнуллин Туфан Габдулла улы – драма­тург, «Нигез ташлары» һәм «Үзебез сайлаган язмыш» дигән пьесалары өчен.

1976. Кашшафетдинов Миргази Солтан улы (Гази Кашшаф) – язучы-галим (үлгәннән соң), каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең мирасын барлаудагы, аның тормышын һәм иҗатын өйрәнүдәге зур хезмәтләре өчен.

1976. Мостафин Рафаэль Әхмәт улы – язучы-га­лим, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүдәге зур хезмәтләре өчен.

1978. Яруллин Фәнис Гатаулла улы – язучы, «Аерылмас дустым», «Сагыш» дигән җыентыклары өчен.

1982. Вәлиев Разил Исмәгыйль улы – әдип, ша­гыйрь, «Яшисе килә» дигән повесте һәм яшьләргә ба­гышланган җырлар циклы өчен.

1982. Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы – шагыйрь, балалар өчен язылган «Акбай цирк карый», «Җиде абый тай җигә», «Айга очтык» дигән шигъри китапла­ры һәм телевидение аша әдәбиятны актив пропаган­далаганы өчен.

1984. Хәмидуллин Ризван Мирхәбибулла улы (Риз­ван Хәмид) – драматург, «Китәм инде», «Синең уры­ныңа кайттым» дигән пьесалары өчен.

1988.  Маликов Дөлфәт Госман улы (Зөлфәт) – ша­гыйрь, «Көзге учаклар» дигән китабы һәм соңгы ел­ларда «Казан утлары», «Ялкын» журналларында ба­сылып чыккан шигырь бәйләмнәре өчен.

1989.  Түбән Камадагы «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе (җитәкчесе – язучы Хисмәтуллин Рәхмәтулла Хисмәтулла улы – Рахмай Хисмәтуллин).

1990.  Зәйдуллин Ркаил Рафаэль улы – шагыйрь, «Күрәзә» исемле шигырьләр китабы өчен.

2003. Вәлиев Мөдәррис Харис улы (Салих Маннапов) – Татарстан Республикасының «Мәгариф» Мил­ли нәшрияте директоры, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, талантлы яшь авторларга эзлекле ярдәм күрсәткәне өчен.

2003. Республика яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый фонды (җитәкчесе – шагыйрь, техник фәннәр докторы Сөләйманов Җәүдәт Шәүкәт улы).

2013. Шәехов Ленар Миңнемөһим улы. Шагыйрь. "Дүртенче кат... Бишенче кат...", "Җылытасы килә дөньяны" китаплары өчен.

2013. Мөхәммәтшин Рүзәл Фәиз улы. Шагыйрь. "Каралама" китабы өчен.

2015. Рөстәм Госман улы Галиуллин “Юлларда ак җил иде” китабы өчен. 

2015. Луиза Николай кызы Шарова (Луиза Янсуар) “Болан кызы” китабы өчен.