«Моабит дәфтәре» (Moabit dəftəre, рус. Моаби́тская тетра́дь) — татар шагыйре Муса ҖәлилнеңБерлинның Моабит төрмәсендә тоткынлыкта язылган шигырьләр циклы.
Дәфтәр ике блокнотта теркәлгән 93 шигырьдән гыйбарәт. Дәфтәрләр төрле кәгазь битләреннән тегелгән. Беренчесе яңалиф белән язылган, аның тышына карандаш белән алманча: “Немец, төрек, рус сүзләре һәм сүзтезмәләре сүзлеге”, дип язылган. Икенче блокнот гарәп графикасыбелән язылган.
Аерым бер биттә, Җәлил белән төрмәдә көрәштәшләре исемлеге дә күренә. Исемлектәге 12 кешене җәлилчеләр дип атау гадәткә кергән.
Беренче дәфтәрдә - 50 шигырь, ә икенчесендә 62 шигырь һәм 2 өзек тупланган. 20се ике дәфтәрдә дә кабатлана. Аларның барысы да татар телендә язылган.
Әлеге дәфтәрләр тоткынлыктан котылучы Нигъмәт Терегулов һәм Бельгия патриоты Андре Тиммерманс тарафыннан сакланып калган.