Төп бит » 2016 » Сентябрь » 6 » Әлмәттә батырлык һәм үлемсезлек көне
21:43
Әлмәттә батырлык һәм үлемсезлек көне

Җәлил һәм җәлилчеләр! 1944 елның 25 августы кешелек тарихына җан өшеткеч бер көн булып кереп калды. Моннан 72 ел элек, Германиянең Плецензее төрмәсендә татарның 11 асыл ир-егете җәзалап үтерелә. Шул көннән алар, үзләренең үлемнәре белән, үлемсезлек яуладылар.

Еллар уза. Илебез тарихында төрле вакыйгалар, төрле чорлар үз эзен калдыра. Нәрсәләрдер тарих битеннән җуела, кайсыберләрен кемнәрдер үзгәртеп язарга тырышалар. Ләкин, Җәлил һәм җәлилчеләр батырлыгы бервакытта да үзгәртүгә, пычратуга дучар булмас.

25 август көнне Әлмәт шәһәрендә инде традициягә әйләнгән матәм чарасы узды. Чараны шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Н.М.Хәйдәрова ачып җибәрде. Ул Җәлил һәм аның көрәштәшләре күрсәткән батырлыкның килер буыннарга да үрнәк һәм йөз аклыгы булып торуын ассызыклады. Батырлык һәм үлемсезлек көненә әйләнгән чараны Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе Р.Шаһиев алып барды. Чарада китапханә хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр, язучылар катнашты. Җәлилчеләр хөрмәтенә һәйкәлгә кызыл канәферләр салынды.

Җәлил һәм аның көрәштәшләре... Халкымдагы кыюлык, илеңә бирелгәнлек, сабырлык, ныклык шул 11 татар егетендә гәүдәләнә. Аларның бер-берсенә ныклы терәк булулары, Ил, Ватан дигән сүзләрнең асылын аңлап, намус төшенчәсен саклап, милләт исемен пычратмый үлемгә барулары–безне уйландырырга тиешле адым.

М.Җәлил үзенең бер шигырендә: “Әкияттәге серле йомгак булып, җырым калды сүтелеп юлымда”, – дип язган....  Инде менә бер гасырга якын һәркем шул серле йомгакны сүтәргә тырыша. Ләкин Җәлилчеләр батырлыгының серенә әле берәүнең дә төшенә алганы юк. Чөнки ул сер бик гади: алар – Татар уллары!

М.Җәлинең шигырьләрен, күз карасы кебек саклап, фашист тоткынлыгыннан алып кайта алганнар икән, аларның батыр исемен күз карасыдай саклау – безнең бурыч, безнең намус эше!

Рәфкать Шаһиев

Чыганак: ТЯБсайты

Караулар: 2227 | Өстәде: остаз | Рейтингы: 3.0/2
Барлык фикерләр: 0
avatar