25 августта Казанның 1 Май мәйданында М.Җәлил һәйкәле янында М.Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу митингы булды.
Аны Татарстан мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова ачып җибәрде һәм митингка килүчеләрне сәламләде. “Ел саен шушында — Муса янына җыелып, бу чараның татар әдәбияты, милли үзаң өчен нинди әһәмиятле булуын, намуслы тормыш алып барырга кирәклеген аңлыйбыз. Үзе янына ватанпәрвәр гражданнарны җыюы өчен Мусага рәхмәт!”– диде ул.
Быел Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннанМ.Җәлилнең тууына 110 ел булу уңаеннан Истәлек билгесе булдырылган иде. Э.Камалова һәм Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым бер төркем язучыларга әлеге истәлек билгеләрен тапшырды. Менә алар: Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Мөхәммәт Мирза, Ләбиб Лерон, Рәмис Аймәт, Луиза Янсуар, Рөстәм Галиуллин.
...
Алга таба укырга