Республика көнен бәйрәм итү чараларының берсе буларак, 19 августта Истанбул паркында шигырь бәйрәме булып узды.
Әлеге бакчаике бөек язучы – Габдрахман Әпсәләмов һәм Сибгат Хәким исемнәрен йөртүче урамнар кисешкән җирдә 2014 елда ачылган иде.
Тамаша бөек Тукайның тууына 130 ел булу вакыйгасына багышланды. Анда шагыйрьләр Рифат Сәләх, Ринат Мәннан, Хәнәфи Бәдигый, Альбина Әпсәләмова Г.Тукайга, М.Җәлилгә багышланган һәм җөмһүриятебезгә багышланган шигырьләрен яңгыраттылар. Шигырь бәйрәменә кунак булып Алтай шагыйре Анчы Самунов килгән иде. Ул шигырьләрен укыды, Алтай халык җырларын башкарды һәм кубызда уйнады. Әлеге чарада Алия Вахитова, Булат Ярхәмов кебек каләм тибрәтүче үсмерләр дә катнашты. 7 нче хастаханәнең ревматология бүлеге башлыгы Равия Мухина оештырган “Ак чәчәкләр” җырчылар ансамбле (музыкаль җитәкчесе – композитор Азат Хөсәен), яшь җырчы Дари
...
Алга таба укырга
Караулар: 2404 |
Өстәде: остаз |
Датасы: 23.08.2016
|
|
2016 елның 25 августында Казандагы 1 Май мәйданында М.Җәлил һәйкәле янында М.Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алу митингы була.
Моннан 72 ел элек 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Империя судының карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров гильотинада башлары киселеп һәлак булалар. Җәлилчеләр батырлыгы – халкыбызның йөз аклыгы ул.
Митинг 12.00 сәгатьтә башлана.
Чыганак:
...
Алга таба укырга
Караулар: 911 |
Өстәде: остаз |
Датасы: 23.08.2016
|
|
19 августта Мәскәүдә татар мәдәнияте көннәре кысаларында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Мәскәүдәге “Татарстан якташлыгы” җәмгыяте рәисе урынбасары Фуад Солтанов, ветераннар һәм киң җәмәгатьчелек катнашты. Әлеге чарага хәрби диңгез флотында хезмәт итүче Татарстан егетләре дә чакырылган иде.
Равил Әхмәтшин Анатолий Фоминга һәм Данил Салиховка Муса Җәлилнең тууына 110 ел булуга багышланган истәлек медале тапшырды. Әлеге медаль Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге һәм Мәскәүдәге “Татарстан якташлыгы” заказы белән эшләп чыгарылды.
19 августта кичен Мәскәү халыкара Музыка йор
...
Алга таба укырга
Караулар: 2282 |
Өстәде: остаз |
Датасы: 23.08.2016
|
|
|