Билгеле булганча, быел 25 майда Татарстан язучыларының чираттагы XVIII корылтае булачак. Шул уңайдан драматург, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Харис улы Корбан белән сөйләшергә булдык.
– Иҗтимагый оешма эшләрен башкару – үтә җаваплы вазифа. Корылтай алдыннан каләмдәшләрегез белән ирешкән нәтиҗәләр турында уйлана торгансыздыр. Шул хакта фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде.
Холкым белән мин – шактый ук дуамал, үзсүзле, дөньяга тәнкыйди карашлы кеше. Үземә кадәр Язучылар берлеге рәисе булып эшләгән кешеләргә карата мин һәрчак дәгъвалы була килдем, эшләреннән йөз процент разый түгел идем. Инде менә үземнең башкарган эшләрем өчен җавап тотар көн килеп җитте. Миңа калса, нидер эшләдем кебек, беркем дә элеккеге рәисләр
...
Алга таба укырга